Авыл мәшәкатьләре: Бөгелмә районында язгы-кыр эшләре

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Бөгелмә муниципаль районында язгы чәчү эшләре 94 процентка үтәлгән. Аның барышы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев таныштырды.
- Бу бик җаваплы чорда аграрийларның төп бурычы – кыска вакыт эчендә зур уңыш китерерлек нигез булдыру. Бөгелмә муниципаль районында чәчү эшләре 4 майда башланып китте. Узган ел белән чагыштырганда, бер атнага калыштык. Уҗым культуралары 5, 1 мең гектар мәйданда тукландырылды, ә күпьеллык үләннәр – 6,8 мең гектар җирдә. Бүгенге көндә күпчелек хуҗалыклар инде чәчү эшләрен тулысынча төгәлләде, – дип билгеләп үтте Илдар Исмәгыйлев.
Бөртекле культуралар чәчү планы 95 процентка үтзәлгән. Ни өчен әлегә 95 процентка гына? Янә һава шартларына бәйле хәл. 1 549 гектарга карабодай чәчелми калган, әлеге культура соң утыртыла торган һәм җылы яратучан.
Техник культуралар чәчү тулысынча төгәлләнгән. Алар 8 865 гектар җирне биләп тора. Азык культураларын чәчү әле 76 процентка гына башкарылган. Бөгелмәгә яңа инвестор килгән. Ул – “Северная Нива Татарстана”. Әлеге уңай факт азык культурасын чәчү мәйданын 4 мең гектарга арттырган. Алар район җирлегендә 3 сөт комплексы төзергә уйлый. Урыннар инде билгеләнгән. 2 800 баш мал асрау комплексының беренчесе 2019 елгы язда эшкә керешер дип көтелә. Әлеге хуҗалыкка Наратлы, Татар Димскәе һәм Зеленая Роща авыл җирлекләре кырлары биреләчәк.
Бүгенге көндә чәчү эшләрен тулысынча төгәлләгән хуҗалыклар арасында: “Наратлы”, “Агропродукт”, “Подгорный” һәм кече крестьян-фермер хуҗалыклары. 
Соңгы елларда безнең аграрийлар бөртекле культураларны реализацияләүдә авырлыклар белән очраша. Аларга бәя артмый, ә менә чәчү һәм үстерү ел саен чыгымлырак эшкә әйләнә, шуңа күрә хуҗалыклар бөртекле культура чәчү мәйданын киметә төшә һәм техник культураларга өстенлек бирә икән. 
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы льготалы дизель ягулык тәкъдим итә. Аның төп шарты – бәясен 100 процентка алдан түләү.
Язгы чәчү эшләрендә 156 трактор, 31 чәчү комплексы, 33 универсаль чәчкечләр кулланылган. 
2017 елның көзендә кайбер хуҗалыклар яңа техника алган. Алар: “1 нче Бөгелмә икмәк комбинаты” К-744 куәтле ике трактор, ике “Агромастер 9,8” комплексы һәм “Муса Җәлил исемендәге” хуҗалык “Versatile” тракторы һәм “Флексикойл” чәчү комплексы. 
2018 ел нинди уңыш бирер, әлегә төгәл әйтү кыен, ләкин шулай да аграрийлар барысында алдан фаразларга мәҗбүр. План мондыйрак: бөртекле культуралар – 91 400 тонна, рапс – 7 750 тонна, көнбагыш – 4 160 тонна, шикәр чөгендере – 60 000 тонна. 
Чәчү эше төгәлләнергә өлгерми, мал азыгы әзерләү турында уйланыр вакыты килеп җиткән. Азык культурасын җыю техникасын кабул итү инде башкарылган. Июнь аеның икенче яртысында эшкә керешергә планлаштыралар.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International