Дәртле бәйрәм үтте

2018 елның 1 июне, җомга

1 июнь – Халыкара Балаларны яклау көнендә, һава торышының кискен бозылып китүенә дә карамастан, 1нче санлы “Ласточка” балалар бакчасында күңелле һәм матур, дәртле бәйрәм үтте.
     Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләреннән торган дус китапханәчеләр десанты яшь бөгелмәләләрдә кунакта булып, уен кәефе бүләк иттеләр.
Китапханәчеләр балалар белән күңелле уеннар үткәрделәр, “Смекалка”, “Сороконожка”, “Бег на трех ногах”, “Ласты против Лаптей”, “Тяни-толкай” һәм башка ярышлар һәм турнирлар үткәрделәр.
    Балалар бер-берсенә елмаю һәм мактау сүзләре бүләк иттеләр. Билгеле инде, әкияттәгечә, әлеге ярыш программасында дуслык һәм яхшылык җиңде, оттыручылар булмады. Китапханә хезмәткәрләре барлык нәниләрне дә баллы бүләкләр белән сыйладылар, шул рәвешле һәрбер баланың йөзендә “Кечкенә кояш” чалымнары калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International