Бөгелмәлеләр “Тоталь диктант” язды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Татарстанда диктантны республика шәһәрләренең дистәләгән төрле урыннарда яздылар. Шундый мәйданчыкларның берсе – КНИТУның Бөгелмә филиалы.
Әлеге проект илебездә дистә елдан артык үткәрелә, безнең шәһәр быел 5нче тапкыр катнашты. Белемнәрен тикшерергә теләүчеләр Казан язучысы Гүзәл Яхинаның Идел буе немецларына багышланган “Дети мои” романы белән эшләделәр. Текст өч өлешкә бүленгән: “Утро”, “День” һәм “Вечер”. Романның һәрбер бүлеге диктант көнне илнең төрле сәгать киңлекләрендә укылды. 
“Быел КНИТУның Бөгелмә филиалында тоталь диктант язучылар өчен 2 аудитория әзерләнде. Берсе – 100 кешегә, икенчесе 50 кешегә каралган. Профессиональ фотога төшерүче эшли, диктант язучыларның һәрберсенә истәлеккә бүләк – магнит һәм ручка әзерләнде. Ә “4” һәм “5” билгесенә язучылар өчен махсус бүләкләр каралган”, – дип сөйләде Бөгелмә буенча координатор ярдәмчесе Рано Чупина. 
“Гомуми диктант”ны оештыручылар әйтүенчә, әлеге чараның төп максаты – кайда эшләвеңә һәм ничә яшьтә булуыңа да карамастан, грамоталы булуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен күрсәтү. 
Сүз уңаеннан, үткән ел әлеге диктант 71 илнең 866 шәһәрендә үткән, анда – 200 меңнән артык, ә Татарстанның 49 мәйданында 3,5 меңнән артык, Бөгелмәдә – 130лап кеше катнашкан булган. 

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International