Татарстанда сайлау көнендә фотобәйге узачак

2018 елның 13 марты, сишәмбе

18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. 
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. 
Бәйгедә барлыгы 16 номинация тәкъдим ителгән. 
Фотоны социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә #айданавыборы хэштегы белән урнаштырырга һәм үзең яшәгән шәһәр яки торак пунктның атамасын күрсәтергә кирәк. Әлеге тамга куелган барлык фотолар да айданавыборы.рф сайтында номинацияләр буенча җыелачак. Тавыш бирүдә үзегез дә катнаша, дусларыгыз һәм якыннарыгызга да әйтә аласыз. Иң күп тавыш җыйган кеше һәр бүлектә өч призның берсенә ия булачак. Җиңүчеләрне айпад, айфон, көзгеле фотоаппарат, экшн-видеокамера, гидроскутер, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләр көтә. 
Тавыш бирү 25 март көнне 15.00 сәгатьтә төгәлләнә. Нәтиҗәләр айданавыборы.рфсайтында 26 мартта игълан ителәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International