Тарихи истәлек

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Быелгы ел Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган якташыбыз Газинур Гафиятуллин гаиләсенә олы бәйрәмнәр алып килде. Каһарман татар егетенең тууына 13 гыйнварда 105 ел тулды. Аның тол калган хатыны Гыйльмурый апа 3 гыйнварда 100 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Күренекле татар әдибе Габдрахман Әпсәләмовның Газинур турында роман язуына да 65 ел вакыт узган.

Туган җире өчен гомерен биргән якташыбызның истәлеген бөгелмәләр тугры саклый. Аның исеме шәһәребезнең Әлмәт ягыннан керә торган иң матур һәм иркен урамы исемендә мәңгеләштерелгән (урамның баш-башында торган барельеф татар егетенең ут өстенә ташланган чагын гәүдәләндерә). Аның бюсты белән Мәңгелек ут янына баскан мәгърур Каһарманнар аллеясы ачыла. Аңа бәйле һәрбер истәлекне туган авылы Сугышлы музее кадерләп саклый. Җиңү көне җиткән саен Бөгелмә йөгерешчеләре шул авылга кадәр марафон бәйгесенә чыга һәм аның рухына җиңү мәртәбәсен багышлый.
Шуңа өстәп, шәһәребезнең Ярослав Гашек исемендәге музее 16 гыйнварда каһар-манның улы Әнвәр Гафиятуллин белән очрашу үткәрде. Анда Бөгелмә машина төзүчеләр техникумында укыган яшьләр һәм мөгаллимнәр катнашты.
Әнвәр үзе, әтисе сугышка китеп, нибары 10 көн үтүгә, дөньяга килгән. Нинди булган аның газиз әтисе? Ятим бала аның турында бары әни-сеннән ишетеп кенә белгән дә, абыйсы белән апасының хатирәләрен тыңлаган. Бер генә тапкыр булса да әтисен күрү, аның күкрәгенә сыену теләге, табигый, еллар үткәч, үзгәреш кичергән һәм ахырда аның истәлеген мәңгеләштерү уе булып җитлеккән. Архивларда эзләнүләрдән соң, ниһаять, тапкан һәм күрешкән полкташларның аз сүзле хатирәләре, мәрхүмнең җәсәде җирләнгән изге туфракның җылысы, амбразурага таба аның адымнарын санаган сугыш кыры һәм анда яңгыраган өннәр – туг-ры улының йөрәк түрендә яшәгән сагыну хисе әнә шушы истәлекләрдән аерылгысыз.
Нинди кеше булган ул? Япь-яшь килеш үзен корбан итәрлек көчне каян алган? Гомумән, яшәү белән үлем арасындагы соңгы мизгел эчендә кеше нинди хисләр кичерә? Газинур кебек үлемсез шәһитләр язмышы, мәң-гелек сораулар һәм тетрәнү
аша, яшьләр күңелендә кабат-кабат яңара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International