Татарстанда муниципаль район башлыкларын сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга өйрәттеләр

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына семинар узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Олег Земсков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, муниципаль районнар башлыклары, эре холдинглар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Семинар башланганчы муниципаль районнар башлыклары, эре холдинглар җитәкчеләре сөт терлекчелеге өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмәдә 10нан артык компания катнашты, шул исәптән «АГРОАУДИТ Идел Буе» ҖЧҖ, «Татбио» ҖЧҖ, «Агро-Матик» ҖЧҖ, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ, «Алтын-Агро» ҖЧҖ, Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге вәкилләре һәм башкалар булды.

Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты. «Сөт терлекчелегендә кеше факторы бик мөһим. Ул тармак, сезонга бәйсез рәвештә, көн саен игътибар таләп итә, шул ук вакытта без барлык комплекслы технологияләрне кулланырга тиеш. Сөт җитештерүгә барысы да, гади терлек караучыдан башлап, район башлыгына кадәр, үзеннән өлеш кертергә тиеш», - диде Марат Әхмәтов.

Семинар барышында эре мөгезле яшь терлекләрне үстерү мәсьәләләре каралды. Бу хакта министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде. «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә тәэсир итә торган төп факторлар: терлекләрне тукландыру һәм аларны карау шартлары, шул исәптән тиешле күләмдә су булу, ветеринария чараларын үткәрү һәм башкалар, - диде Нәҗип Хаҗипов. - Соңгы 5 елда терлекчелек объектларын төзүгә 89 млрд. сум тотылды. Программа буенча 132 мең башка исәпләнгән 830 сыер абзарына капиталь ремонт һәм модернизация ясалды, 600 мең тоннага 411 сенаж траншеясы төзелде, боларга 5,3 млрд. сум акча тотылды. 78 терлек чалу пункты ачылды, аларда тәүлек эчендә 1000 баш эре мөгезле терлек суела, дуңгызлар – 3700 баш».

Аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Ул катнашучыларга эре мөгезле терлекләрне 6 айга кадәр дөрес үстерү кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук сөтнең сыйфатына куела торган төп таләпләр турында әйтте.

«Кызыл Юл» АХҖК җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин югары продуктивлы сыерлар савуны оештыру турында сөйләде, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов районда сөт терлекчелегендәге хәлләр турында сөйләде һәм тәҗрибә алмашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов терлекчеләрне матди кызыксындыруның мөһимлегенә тукталды, Актаныш муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов районда сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Районда яшь терлекләрне үстерү программасы эшләнде, лаборатория ачылды, бу терлек азыгы сыйфатын вакытында анализларга һәм дөрес рацион билгеләргә мөмкинлек бирә»,- дип ассызыкладлы Дәниф Харисов.

Семинарда шулай ук башка төбәкләрдән дә вәкилләр катнашты. Болар - Киров, Саратов, Түбән Новгород өлкәләреннән, Беларусь Республикасыннан килүчеләр. Алар шулай ук үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинар азагында муниципаль районнар башлыклары һәм инвесторлар тест уздылар. Семинарның практик өлеше кысаларында Кукмара муниципаль районына бару планлаштырыла. Иртәгә, 11 гыйнварда, семинарда катнашучылар сөтчелек комплексларында булачаклар һәм бозаулар үстерү технологиясе белән танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International