Бөгелмәдә һөнәрләр турында сочинение бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Үзәк китапханәдә 7 - 10 сыйныф укучылары арасында узган "Киләчәккә билет"  һөнәрләр турында сочинение Республика бәйгесенең муниципаль этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. 

Агымдагы елда бәйгедә 24 укучы катнашты, алар үз эшләрен рус һәм татар телендә тәкъдим иттеләр.

Эшләре финалга үтүчеләр арасында түбәндәге укучылар:

1 урын – Артем Захаров, 3 мәктәпнең 7  сыйныф укучысы

Анастасия Краева, Акбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

2 урын – Анастасия Ефименко, 7 гимназиянең 10А сыйныфы укучысы.

3 урын – Элвина Галиева, Кодаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы һәм Илфат Сабирҗанов, Кадетләр мәктәп-интернатының 9 сыйныф укучысы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International