Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Бөгелмә халкы "Зур этнографик диктант" язды. Акция икенче тапкыр уздырыла.
Шәһәрдә белемнәрен йөзләгән кеше тикшерде. Диктант 30 тест сорауларыннан торды. Биремне 45 минут эчендә тәмамларга кирәк иде.
Бөгелмәдә диктант Үзәк китапханәдә үтте. Йомгаклар 12 декабрь көнне билгеле булачак.