Газ белән тәэмин итү өчен, ТР дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләү тагын да уңайлырак булды

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында газ белән тәэмин итү өчен түләү сервисына үзгәртүләр кертелде. Хәзер газ белән тәэмин итү хезмәте өчен электрон төрендә түләү тагын да уңайлырак булды.

Хәзер, элекке кыенлыкларны онытып, бер мәртәбә генә шәхси счётның һәм абонент пунктының санын Порталда кертү генә җитә, шуннан соң исәпләмәләр Порталның баш битендә күрсәтелә башланачак.

Якын арада, газ белән тәэмин итү өчен, шәхси счёт саны буенча түләү мөмкинлеге “Услуги РТ” мобиль кушымтасына да кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: күптәннән түгел газ белән тәэмин итү хезмәте өчен ТР дәүләт хезмәтләре Порталында комиссиясез түләп була – һәртөрле банк карталары белән.


Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International