Бөгелмәдә төзелеш эшләре дәвам итә

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров “Төзелеш мохите” кысасында үтә торган чираттагы киңәшмәне уздырды. Иң беренче итеп, шәһәр башлыгы “Сельхозтехника” районында төзелеп килүче йортны карады.

Бүгенге көндә төзүчеләр эшне йорт эчендә алып бара. Анда обой ябыштыралар, җылылык системасын көйлиләр. 38 фатирлы йортны эксплуатациягә октябрь азагында тапшырырга тиешләр.

Шушы ук районда киләсе елда агропромпарк төзи башлаячаклар. Әлегә аның проект өлеше әзерләнә.

Юллар мәсьәләсе һәрвакыт актуаль кала. Бөгелмәнең Грибоедов урамында яшәүчеләр, җыелышып, шәһәр мэрына хат язган. Биредәге юл чокырлы-чакырлы, аннан машиналар да йөри алмый башлаган. Чокырлар ярты метр тирәнлеккә җиткән. Киләсе елга монда яңа асфальт түшәргә тиешләр. Урамны 2018 ел программасы исемлегенә керттеләр.

1994 елда төзелгән балалар хастаханәсе шулай ук аяныч хәлдә. Ул әкрен генә җимерелеп бара. Моны фасадка күз салу белән күрәсең: кирпечләр кибеп тарала башлаган, аны тышлаган штукатурка коелып беткән.

– Бинаны сүтеп, яңаны төзесәң, арзангаракка да төшәр, мөгаен, ремонтлый башласак, чыгымнар күбрәк булачак, – дип узды үзәк хастаханәнең баш табибы Владимир Гуров.

– Моның өчен экспертиза үткәрү кирәк. Президентыбыз исеменә хат языйк, ул аны Сәламәтлек министрлыгына юллар. Экспертиза үткәрелгәч, бу проблема чишелеш табар дип уйлыйм, – ди Линар Закиров.

2018 елның төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре тәмамланды дияргә әле иртә. Муса Җәлил урамының 58 нче йортында бара торган ремонт эше тоткарлана. “Техностроймонтаж” җәмгыяте фасадны октябрь аена кергәч кенә ремонтлый башлаган. Биредә шәһәр мэры тоткарлыкның нидә булуын ачыкларга туктады.

– Бер атна дигәндә эшне бетерергә дип планлаштырабыз, – ди төзүчеләр.

“Энергетик” стадионында барган реконструкция эше 50 процентка гына башкарылган.

Биредә иске эскәмияләр урынына бетон утыргычлар салалар, алар стадионның ярты өлешендә инде урнаштырылган. Бөгелмәлеләрнең яраткан спорт җирлеге үз ишеген киләсе елның июль аенда ачачак.

http://www.bugulma-tat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International