Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәтләре мәдәният һәм ял паркына экскурсия оештырды.
Экскурсия башында психолог Светлана Кирдина һәм социаль эш буенча белгеч Марина Токмачева балаларга табигатьтә үзеңне тоту турында сөйләде.
Паркка килгәч, балалар агачлар һәм куакларны күзәтте, кошлар сайравын тыңлады, көзге парк белән хозурланды.
Экскурсия ахырында балалар зур энтузиазм белән көзге яфраклардан коллаж төзеде.