“Милләтләр кроссы – 2017” 3 мең бөгелмәлене берләштерде

2017 елның 16 сентябре, шимбә

Үткән шимбәдә үзәк сулык мәйданында, физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында спорт белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максатыннан һәм республиканың “Татарстан кроссы – 2017” ярышлары кысаларында, “Милләтләр кроссы – 2017” дип аталган спорт бәйрәме үтте. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланып, “Бугульминская газета” бүләкләренә оештырылган чара 3 мең кешене берләштерде.

Ярышларны тантаналы төстә ачып, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Константин Круглов мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.  Ул җыелган барча халыкны һәрвакытта да сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды. Изге юл теләкләреннән соң, меңләгән халык бер гаилә булып берләшеп, стартка басты. Йөгерүгә старт төзекләндерелгән Ярослав Гашек урамының җәяүлеләр юлыннан бирелде. Маршрут 4 500 метрга сузылды.

Йөгерүдә үз көчләрен сынау өчен спортчылар, предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең физик культура коллективлары, җитәкчеләре, һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, физкультурачылар килгән иде.

Катнашучылар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 6 яшь категориясендә көч сынашты. Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр рәтендә Ильяс Шәйгарданов, Игорь Иванников, Сергей Барановлар бар иде. Алар – республикада һәм Бөгелмәдә узучы җиңел атлетика чараларының даими катнашучылары. Предприятие һәм оешма җитәкчеләре арасында беренчелекне “Форпост” шәһәр үзәге җитәкчесе Роман Баландин яулады, икенчелектә – “Яшьләр сарае” учреждениесе директоры Илһам Сәгыйтов, өченчелектә – кроссның даими катнашучысы, 2 нче лицей директоры Геннадий Иванов. Йөгерү бәйрәменең иң өлкән спортчысы 70 яшьлек Владимир Белов булды.

Дистанциянең абсолют җиңүчесе булып, Бөгелмә машина төзүчеләр техникумының 3 нче курс студенты Вячеслав Илияутдинов танылды. Спортчы “Милләтләр кроссы”нда ел саен катнашып, һәрвакыт үз яшь категориясендә беренчелекне башкаларга бирми икән. “Спортка мәхәббәт каян килә?” – дигән сорауга: “Гаиләбездә актив спорт белән шөгыльләнүчеләр юк. Шуңа да карамастан, мин кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвешен үз иттем. Чаңгы, йөгерү, төрле спорт уенннарында катнашу миңа рухи ләззәт бирә. Спортны бик яратам!” – дип җавап бирде Вячеслав. Шулвакыт абсолют җиңүчегә көч бирергә килгән дус кызы Фатыйма Рәүпова сүзгә кушылды: “Ул ел әйләнәсе Чаңгы базасында шөгыльләнә. Спорт өлкәсендә яулаган уңышлары өчен бирелгән Диплом, Грамоталарының исәбе юк”. Әйе, тырыш, максатына ирешүчән Вячеславка тормышында зур уңышлар, спортта биек үрләр яуларга язсын.  

Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе – сәламәт яшәү рәвеше проблемасы. Саулык – кешенең иң зур байлыгы. Аны акчага сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйдәгез, бергәләп, бүгеннән бу эшкә керешик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International