Бөгелмә шәһәре һәм районы “Яшел Россия” акциясенә кушылды. 14 меңгә якын кеше себерке, көрәк, капчык тотып, кулларына перчатка киеп, урам тазартырга чыкты.
Шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелегендә хакимият хезмәткәрләре үзәк сулыкны чүп-чардан арындыру эшен башкарырга кереште. Шәһәр өмәсендә шулай ук оешма, предприятие хезмәткәрләре үз территориясен чистартырга чыкты. Катнашкан кеше саны буенча активлар исемлеген, елдагыча, мәгариф идарәсе тармагы, мәдәният учреждениеләре, үзәк хастаханә бүлекләре, Пенсия фонды, “Бөгелмә урманчылыгы” саклап килә. Бу көнне шәһәр территориясендә 26 данә техника эшкә җигелде. Полигонга 58 тонна чүп чыгарылган.